Главная » Тик син генә… читать онлайн | страница 45

Читать книгу Тик син генә… онлайн

45 страница из 48

– Таптым. Иртәгә кичкә очрашабыз, шунда бирермен.

– Ха-ха… – теге тагын көлгән кебек итте, – Ә син бурычыңның ике тапкырга артуын беләсеңме?

– Юк, белмим. Биш мең, яки бөтенләй түләмим.

Илнур үзенең кискен һәм катгый сөйләшүенә үзе дә аптырап куйды.

– Кайчан очрашабыз.

– Кич. Уннар тирәсендә.

Теге якта мәсхәрәле көлү тавышы яңгырады:

– Ә синең якын кешеләреңнең барсын да мин беләм. Кайберләре шундый яклаучысыз. Сәгать уннар җиткәнче мин шулар белән уйный торырмын…

Бер мизгелгә бу тавыш коточкыч фильмнарындагы маньякларныкын хәтерләтеп куйды. Илнур нәфрәтеннән берни әйтәлмәде. Ә теге очтан:

– Иртәнге якта. Кайда һәм ничәдә икәнен үзем әйтермен, – дип сөйләшүне өзделәр.

Шайтан алгыры! Эшләр тирәнгәрәк китә бугай. Әллә түләп кенә куярга да котылыргамы соң? Ләкин Илнурның нәфрәте көчле иде. Бу адәм белән очрашырга һәм сабак бирергә кирәк. Акчаңны түләсәң дә зыян салырга мөмкин бит әле ул. Әнә бит нәрсә сөйләп тора! "Кайберләре шундый яклаучысыз…" Бу тиклем мыскыл ителгәннән соң, аны бер җәзасыз җибәрәсең икән, ир-егет түгел, бозау син…

Правообладателям