Главная » Тик син генә… читать онлайн | страница 46

Читать книгу Тик син генә… онлайн

46 страница из 48

Илнур акчасын барларга теләп кулын кесәсенә тыкты. Акча урынында иде. Ниндидер катырка кисәге дә бар. Теге таныш түгел кеше, Джон, биргән визитка икән. Илнур аны алып карарга кереште. Аның уртасына зур хәрефләр белән: "Тормышта авыр хәлгә калган кешеләргә ЯРДӘМ"– дип язылган. Аннан соң: "Тәүлек әйләнәсенә!" Һәм телефон номеры, электрон почта адресы…

Кем беләндер киңәшләшәсе иде. Әтисе белән булмый инде, ул:"Акчаңны түлә дә кредит картаңны ертып ташла һәм оныт," – дип әйтәчәк. Ә Илнурның онытасы килми иде, күңелнең нечкә җиренә кагылды теге кеше. Үзенең җәзасыз калырына тулы ышаныч белән, бер тапкыр та очрашмаган, күрмәгән-белмәгән кешене мыскыл итте… Иптәш малайларына шалтыратсаң… беренчедән, вакыт соң инде, икенчедән, алар барсын да көлкегә әйләндерәчәк. Ә менә бу Джонга шалтыратып карарга мөмкин бугай. Ул киңәш бирергә мөмкин… Һәм Илнур телефон номерын җыйды…

6

Алар төзелеп бетмәгән тугыз катлы йортның подвалындагы бүлмәләрнең берсендә утыралар иде. Бүлмә ярыйсы гына җиһазландырылган, җылыткычы да бар, су да килә. Бер якта чисы китмәгән стенка, икенче якта бер-берсенә терәтеп куелган ике диван. Түрдә өстәл…

Правообладателям